Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда кыйммәтле ташларга һәм антиквариатка экспертиза ясау лабораториясе ачылачак
Белем бирү курсларын ачып, анда студентлар, аспирантлар һәм профильле өлкәләрнең белгечләрен экспертиза ясау осталыгына өйрәтәчәкләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). КФУның Геология, нефть һәм газ технологияләре институты базасында геммология, ягъни кыйммәтле ташларга һәм антиквариатка экспертиза ясау лабораториясе ачылырга мөмкин, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.
Биредә сүз институт базасында белем бирү курслары ачу хакында бара. Анда студентлар, аспирантлар һәм профильле өлкәләрнең белгечләре экспертиза ясау осталыгына өйрәнәчәк.
«Әлеге программа «Кыйммәтле ташлар, зәркән эшләнмәләре, антиквариат һәм мәдәни предметлар» дип атала. Бу – шактый зур блок һәм хәзерге вакытта аңа ихтыяҗ зур, - ди Геология, нефть һәм газ технологияләре институтының минералогия һәм литология кафедрасы доценты, эксперт-геммолог Анатолий Николаев.
Сүз уңаеннан, геология һәм литология кафедрасында мондый тикшеренүләр белән инде күптәннән шөгыльләнәләр.
Экспертиза, гадәттә, асылташларның табигатен, аларның төрен, барлыкка килү чыганакларын билгеләү һ.б. максатларда үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз