news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда Кытай делегациясенә Ленин һәм Толстой укыган аудиторияләрне күрсәттеләр

Казан федераль университетында Китай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры урынбасары Чжан Гоцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясенә уку вакытында Октябрь инкыйлабы җитәкчесе Владимир Ульянов (Ленин) һәм бөек рус язучысы Лев Толстой булган аудиторияләрне күрсәттеләр.

«Кытай делегациясен Казан университетында кая алып бардык? Дөрес! Аудиториягә, Владимир Ульянов (Ленин) утырган парта артында утырып карарга», - дип язган ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында. Ул шулай ук видео да урнаштырган.

«Лев Толстойның партасы да игътибарсыз калмады...», - дип билгели соңрак Галимова. Икенче роликта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чжан Гоцин белән парта янында басып тора һәм «Бу Толстой һәм аның иптәшләре» дип шаярта.

Кытай делегациясе Казанга «Идел-Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек советының V утырышы чараларында катнашу өчен килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot