news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен” республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үткәреләчәк

Бәйге Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 18 апрель көнне Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...” республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үткәрелә. Монда Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашачак. Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.

Конкурс өчен Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы җаваплы. Конкурс фәнни-гамәли һәм шигырьләр уку юнәлешләрендә алып барылачак.

Конкурсның максаты – талантлы яшьләрне барлау, аларның фәнни һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, туган тел һәм әдәбиятны, мәдәнияне саклау һәм популярлаштыру.

Конкурста Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Яр Чаллы, Арча педагогика көллияте, Кукмара аграр көллияте, Казан театр училищесыннан килгән егет һәм кызлар Г.Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыячак. Бәйгедә студентларның бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгыраячак.

Конкурс кысаларында Г.Тукай тормышы һәм иҗаты, туган тел мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган фәнни-тикшеренү эшләр бәйгесе дә уздырыла.

Чара сәгать 10:00 башлана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot