Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда күренекле галимә Фәнүзә Нуриеваның 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле галимә, профессор Фәнүзә Нуриеваның 70 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара узды.
Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар фәне дөньясында тирән эз калдырган шәхес – филология фәннәре докторы, профессор Фәнүзә Нуриеваның 70 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Юбилярны котларга КФУ җитәкчелеге, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, хезмәттәшләре һәм күпсанлы шәкертләре җыелды.
Тантананы ачып, КФУның куркынычсызлык буенча проректоры Ришат Гузейров Фәнүзә Нуриеваның татар фәнен, аеруча татар белеме һәм гарәп-төрки телләр өлкәсен алга этәрүдәге бәяләп бетергесез ролен билгеләп үтте. Ул галимәнең интеллектуаль куәтенә һәм югары кешелеклелек сыйфатларына соклануын белдерде.
«Залда утыручыларның барысы да Фәнүзә Шәкүровнаның никадәр акыллы шәхес икәнен, безнең татар белеме һәм гарәп-төрки телләре өлкәсендәге фәнебезне алга этәрүен яхшы белә. Без аның белән бер чорда яшәвебез һәм аннан белем алуыбыз белән горурланачакбыз», – дип билгеләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, үз чиратында, Фәнүзә Нуриеваны легендар галимнәр Диләрә Тумашева һәм Вахит Хаковларның лаеклы дәвамчысы дип атады. Ул профессорның университет тормышында, аеруча диссертация советы эшендә һәм яшь белгечләр, аспирантлар әзерләүдә алыштыргысыз шәхес булуын билгеләп үтте.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Фәнүзә Нуриеваның юбилее татар халкы өчен зур бәйрәм булуын ассызыклады. Министр юбилярның гади мәктәп укытучысыннан зур фән дөньясы биеклегенә кадәр узган юлын хезмәт сөючәнлек үрнәге дип атады. Ул шулай ук галимәнең гаилә кыйммәтләренә тугрылыгын, ире Рәүф әфәнде белән ике улларын чын милләтпәрвәр итеп үстерүләрен аерым билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бу сезнең бәйрәмегез генә түгел, бу - татар халкының зур бәйрәме. Мин сезне шәхсән үзем 1991 елдан, 13нче гимназиядә уку эшләре урынбасары булып эшләгән чордан бирле беләм. Фәнүзә Шәкүровна һәм Рәүф әфәнде үзләренең ике малайларын, гимназиягә алып килеп, аларда татар халкына, тарихына мәхәббәт уяттылар. Бүгенге көндә дә алар республикабыздагы иң бәхетле гаиләләрнең берсе», – диде Илсур Һадиуллин.
Күркәм чарада күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгариф өлкәсенә керткән зур өлеше өчен Фәнүзә Нуриевага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының күкрәк билгесе тапшырылды.
-
Фәнүзә Нуриева - күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре һәм Россия тюркологлар комитеты әгъзасы. Аның фәнни эшчәнлеге төрки тел белеме, татар әдәби теле тарихы һәм Алтын Урда чоры язма истәлекләрен тикшерүгә багышланган. Ул 200дән артык гыйльми хезмәт авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз