news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда Казанда һәлак булган Африка студенты белән хушлаштылар

Матәм чарасында Чад Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе катнашты.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). КФУның төп бинасында Казан урамында һәлак булган Чад Республикасының студенты белән хушлаштылар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУның матбугат хезмәтендә.

Матәм чарасында Чад Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, шулай ук КФУның халыкара элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов булды.

«Зур аудитория тулаем диярлек тулган иде. Иптәшләре белән саубуллашырга чит ил студентлары, күбесенчә шәһәрнең башка вузларында да укучы африкалылар килгән иде. Аудиториядә вафат булган студентның фотопортреты Чад Республикасының милли әләме белән янәшә куелган иде. Студентлар бик күп чәчәк алып килгән», — дип сөйләде КФУның матбугат хезмәтеннән Дарья Бондаренко.

Рус телендә барган чыгышларда яшьләр һәлак булган дуслары турында яхшы сүзләр җиткерелде һәм бөтен дөньяда әлеге бәхетсезлек очракларыннан ничек сакланырга, дигән борчылу яңгырады.

Чад Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе киңәшчесенең чыгышы француз телендә яңгырый.

Искәртеп үтик, алдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы КФУның юридик факультетыннан 24 яшьлек Африка студенты Махджуба Тиджаки Хәсәннең 16 февральдә кичен үтерелүе хакында җиткергән иде. Студентның үле гәүдәсе Гадел Кутуй урамында күпсанлы пычак эзләре һәм башында ачык яра белән табылган булган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Африка студентын үтерүне тикшерүне аерым контрольгә алуны йөкләде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100