Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда “Казан университеты һәм дөньякүләм тюркология” Халыкара конференциясе уздырыла
Быел конференция тюркология мәктәбе галимнәренең юбилей даталарына багышлана.
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 26 апрельдән 28 апрельгә кадәр КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында аспирантларның “Казан университеты һәм дөньякүләм тюркология” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Быел ул танылган Россия тюркологлары һәм Казан тюркология мәктәбе вәкилләренең юбилей даталарына багышлана.
Конференциянең максаты – чит ил тюркологлары белән хезмәттәшлекне үстерү, төрки дөньясы галимнәре белән фәнни элемтә урнаштыру.
Конференциянең бурычлары – хәзерге заман тюркологиясендә актуаль юнәлешләрне барлау һәм тәҗрибә уртаклашу; тюркологларның фәнни потенциалын берләштерү; заманча фәнни мәгълүмат алмашу; яшь тюркологлар арасында фәнни элемтәләр урнаштыру өчен мәйдан булдыру.
Конференциянең төп юнәлешләре: дөнья киңлегендә тюркология; тюркологиянең Россия Федерациясендәге бүгенге торышы һәм үсеше; Казан университетында тюркология: гореф-гадәтләр һәм инновацияләр; чит ил һәм туган як галимнәренең тюркология үсеше өчен керткән өлеше; тюркологиянең теоретик аспектлары: гореф-гадәтләр һәм инновацияләр; төрки телләрнең фонетикасы һәм фонологиясе; төрки телләрнең лексикологиясе һәм лексикографиясе; төрки телләрнең грамматикасы; төрки телләрне диахрония һәм синхрониядә кардәш телләр һәм кардәш булмаган телләр белән чагыштырып өйрәнү; төрки телләрен һәм әдәбиятларын укыту проблемасы (танылган галим-тюркологларның юбилей даталары: Г.Алпаров, М.Корбангалиев, М.Фазлуллин, Х.Усманов, Н.Дмитриев, М.Зәкиев, И.Нуруллин, С.Ибраһимов, Ф.Сафиуллина, А.Нуриева, М.Бакиров, Р.Йосыпов, Т.Галиуллин һ.б.); тәрҗемәчелек эшенең актуаль проблемалары (төрки һәм көнчыгыш телләр).
Конференция рус, татар, төрек, казах, инглиз телләрендә барачак. Чарага галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, укытучы-методистлар, аспирантлар килер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз