news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган конференциянең йомгаклау утырышы узды

КФУда Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган конференциянең йомгаклау утырышы узды
Фото: © «Татар-информ», Ләйлә Идрисова

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау утырышы узды.

«Бу конференция - безнең кафедра өчен традицион чара. Ул ике елга бер үткәрелә, быел бишенче тапкыр оештырылды. Аның төп максаты: танылган телче, мәгърифәтчеләрнең юбилей даталарына багышлап, аларның фәнни мирасын пропагандалау, яшь буынга тарату. Быел узган зур конференция Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан ел буе барган чараларга нокта куйды дип әйтә алабыз», - диде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә конференцияне оештыручыларның берсе, филология фәннәре докторы, профессор, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина.

Әлеге конференциягә 121 галим, тикшеренүче, студент, яшь белгеч, аспирантлар заявка биргән. Алар арасында Казан һәм Татарстаннан гына түгел, ә Башкортстан Республикасы, Уфа, Якутск, Мәскәү, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән дә катнашырга теләк белдерүчеләр булган. Шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстаннан күпсанлы делегацияләр онлайн форматта катнашкан.

Гөлшат Галиуллина Каюм Насыйриның эшен дәвам иткән галимнәр турында да сөйләде.

«Быел да фундаменталь хезмәтләре белән билгеле, күпсанлы шәкертләр тәрбияләгән мәшһүр затларыбызның юбилей даталары. Аларны конференция кысаларында билгеләп үтү безнең бурычыбыз дип саныйбыз. Тел галиме, лексикограф, текстология, лексикология һәм лексикография, тарихи ономастика һәм терминологиягә караган хезмәтләр авторы Фазыл Фасиев, лексикограф Искәндәр Абдуллин, күренекле тюрколог, педагог, методист, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле белеме кафедрасы доценты Зөһрә Вәлиуллина, татар теле белеме өлкәсендә күп хезмәт куйган күренекле галим, филология фәннәре кандидаты, профессор, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, югары уку йортлары мактаулы хезмәткәре Клара Зиннәтуллина (һ.б.) – әнә шундыйлардан», - диде ул.

Гөлшат Галиуллина конференциягә кунак буларак чакырылган олы остазлар турында да әйтеп үтте. «2025 елда күркәм юбилейларын билгеләп үткән күренекле тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Фәрит Хәкимҗанов, киңәшләре белән хезмәттәшләренә юл күрсәтүче танылган методист, күп еллар татар теле кафедрасының әйдәп баручы укытучысы, доцент Роза Асылгәрәева – бүген дә безнең арада. Аларны конференциянең беренче көнендә үткән пленар утырыш кысаларында чын күңелдән котладык», - дип өстәде ул.

«Быел Каюм Насыйриның юбилеена багышлап бик күп чаралар узды, ләкин алар арасында, минемчә, Каюм Насыйри шәхесен мәңгеләштерүдә 80нче рус татар мәктәбе бик зур өлеш кертте. Аның директоры – Роберт Мансуров. Ул дүрт-биш ел эшләү дәверендә мәктәпкә Каюм Насыйри исемен бирдерүгә ирешкән кеше. Бу вакыт аралыгында мәктәпнең икенче катында зур скульптур композиция куелды. Аның уртасында Каюм Насыйри үзе, бер ягында мәдрәсә шәкерте, ә икенче ягында хәзерге мәктәп укучысы басып тора. Мәктәпнең тышкы ягында Каюм Насыйриның барельефы урнаштырылган. Танылган мәгърифәтчебезнең география фәне белән дә кызыксынуын күздә тотып, мәктәпнең ишегалдында әйләнә торган зур глобус куелды. Минемчә, Роберт Мансуров, чыннан да, бу эштә уңышка ирешкән кеше», - диде педагогика фәннәре докторы, татар теле белеме кафедрасы профессоры Фираз Харисов.

Шулай ук ул үткән чарадан алган хис-кичерешләре белән дә уртаклашты. «Конференциягә килгәндә, ул бик саллы, югары дәрәҗәдә үткәрелде. Секция утырышларында чыгышлар бик матур, кызыклы булды, алардан соң без шактый озак сөйләшеп, фикерләр белән бүлешеп утырдык. Гомумән алганда, бер-беребез өчен бик файдалы, күңелле чара булды дип уйлыйм», - диде ул.

Ике көн дәвамында үткән чараның йомгаклау өлеше турында тулырак филология фәннәре кандидаты, доцент Халисә Кузьмина сөйләде.

«Конференциянең йомгаклау өлешен без икегә бүлдек. Беренчесендә төрле секцияләрнең хисабы һәм докладларны тыңлау булды, ә икенчесендә студентлар танылган инженер-конструктор, космик ракеталар төзүче, яңа рун әлифбасын төзегән Надир Баһавиев белән очрашты. Надир Баһавиев рун алфавиты турында, аны яңа киңлекләргә чыгару, барлык дөньяга таныту юллары турында сөйләде. Студентлар гуманитар фәннәрне өйрәнүгә дә карамастан, үзләренең техник өлкә белән кызыксынуларын да күрсәтте. Ракетаның төзелеше, двигателе турында күп кенә сораулар бирде. Моннан тыш, Надир Баһавиев укучыларга татар телендә программалаштыру мөмкинлеген күрсәтте. Шундый матур, кызыклы очрашу белән конференцияне тәмамладык», - диде ул.

  • Конференциянең максаты – мәгърифәтче Каюм Насыйриның күпкырлы фәнни-методик һәм иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалау; хәзерге татар теле белеменең Каюм Насыйри хезмәтләрендә нигез салынган фәнни юнәлешләре буенча фикер алышу.
news_right_1
news_right_2
news_bot