Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган конференция үткәрелә
11-12 декабрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуга багышланган «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.
Конференция татар теле белемен үстерүдә тирән эз калдырган, тормышы һәм фәнни-педагогик эшчәнлеге Казан лингвистика мәктәбе, Казан университеты белән бәйле күренекле мәгърифәтче, филолог, энциклопедист Каюм Насыйри эшчәнлегенә багышлана.

«Бүгенге көндә гуманитар фәннәр өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Татар теле белеме дә бу хәрәкәттән читтә кала алмый. Татар теле белеменең нигез ташы күренекле мәгърифәтче, филолог, энциклопедист Каюм Насыйри белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге конференция фәнгә омтылган яшь буынны җәлеп итәрлек мәйданчык булсын иде дигән теләктә калам», - дип конференцияне ачып җибәрде Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Аның әйтүенчә, юбилей елын Каюм Насыйрига багышланган «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе йомгаклый. Ул Татарстан Республикасы хөкүмәте матди ярдәме һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырыла.
- Конференциянең максаты - мәгърифәтче Каюм Насыйриның күпкырлы фәнни-методик һәм иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалау; хәзерге татар теле белеменең Каюм Насыйри хезмәтләрендә нигез салынган фәнни юнәлешләре буенча фикер алышу.

«Конференцияне ел саен үткәрәбез. Гомумән, Каюм Насыйрига багышланган чаралар ел дәвамында уздырылды. Февраль аенда түгәрәк өстәлләр, ачык лекцияләр үткәрдек», - дип сөйләде Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.
Фәнни-гамәли конференциядә түбәндәге мәсьәләләрне чагылдырган чыгышлар була: Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек юнәлешендәге эшчәнлеге; Каюм Насыйриның татар тел белемен формалаштырудагы һәм үстерүдәге роле, татар теленең теоретик аспектлары: традицияләр һәм инновацияләр, төрки һәм алтай телләрен өйрәнүдә чагыштырма-тарихи метод; мәдәни багланышлар һәм полилингваль нигездә белем бирү; төрки телләр әдәбияты һәм мәдәнияте; яшь галимнәр хезмәтләрендә Казан лингвистика мәктәбе традицияләре.

«Каюм Насыйриның эшчәнлеге турында без сәгатьләр буе сөйли алабыз. Ул чын мәгънәсендә татар фәненә хезмәт итүнең иң югары үрнәкләренең берсе. Ел ахырына безнең Каюм Насыйрига багышланган тагын бер хезмәтебез чыгарга тиеш», - диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов.
Бу конференциягә бик күп кунаклар, мөгаллимнәр чакырылган. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Рәхимов та бар. «Быел Каюм Насыйрига багышланган чаралар күп уздырылды, чыннан да, ул моңа бик лаек. Әлеге чаралар бик тирән мәгънәгә ия. Чыгышларыгыз уңышлы, лаеклы булсын дигән теләктә калам. Төрки халыклар һәрвакыт бердәм булып калыйк», - диде ул.
Конференция эшендә Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан галимнәре, Татарстан, Башкортстан, Төмән, Тубыл һ.б. югары уку йорты галим һәм мөгаллимнәре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз