news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда кабул итү кампаниясе быел егерменче июньнән эшли башлаячак

Бюджетта укырга теләүчеләр документларын унынчы августка кадәр тапшыра алачак.

КФУда кабул итү кампаниясе быел егерменче июньнән эшли башлаячак
Владимир Васильев

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан (Идел буе) федераль университетында кабул итү кампаниясе быел егерменче июньдә башлана. Бу хакта университетның Инстаграмдагы рәсми аккаунты хәбәр итә.

«Гаризаларны һәм документларны электрон рәвештә абитуриентның шәхси кабинеты аша „Буду студентом“ бүлегендә тапшырырга мөмкин булачак. Керү имтиханнары 19 июльдә башланып китәчәк. Бюджет урынына эләгүчеләрнең исемлеге 19 августта (сиксән процент), икенчесе — 24 августта (калган егерме процент) чыгачак», — дип хәбәр ителә.

«Документларны электрон рәвештә бирү, иҗади һәм профессиональ юнәлештәге эшләрне дә исәпкә алып, керү имтиханнарын дистанцион тапшыру, шартнамәләрне дистанцион рәвештә төзү, дистанцион укыту өчен түләү буенча сервис эшли. Хәзерге вакытта абитуриентларга, КФУның цифрлы сервисы буларак, электрон имза бирү технологиясе эшләнә», — диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100