news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда күп телле укытучы белгечлеге юнәлешендә укучыларга 15 мең сум стипендия түләнә

Гадәттә студентлар өч мең сум тирәсе стипендия ала.

КФУда күп телле укытучы белгечлеге юнәлешендә укучыларга 15 мең сум стипендия түләнә
Солтан Исхаков

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының билингваль һәм полилингваль укытучыларны әзерли торган юнәлешендә белем алучы студентларга 15 мең сум стипендия түләнә.

«Быел билигваль һәм полилингваль укытучы белгечлегенә республика заказы нигезендә 150 кеше кабул итәргә уйлыйбыз. Белдерүләрдә һәм сайтта бу юнәлешләргә урыннар түләүле дип тора, тик уку өчен акчаны тулаем республика түли. Шуның өстенә көндезге бүлектә укучыларга 15 мең сум стипендия түләнә», — дип аңлатты КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов 

Аның сүзләренчә, студентлар гадәттә өч мең сумга якын стипендия ала, ә педагогика белгечлегенә уку 132-133 мең сум тирәсе тора.

Беренче семестрда ул стипендия барлык студентларга да түләнә, ә аннан соң имтиханнарны «4»ле һәм «5»ле билгеләренә тапшырган студентлар гына ала. Декан сүзләренчә, кышкы сессияне студентларның 70-80 проценты әйбәт билгеләргә тәмамлый.

Быел көндезге бүлеккә барысы биш группа җыячаклар. Анда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән керәләр.

Бу юнәлештә уку өчен мәгариф оешмасы белән килешү төзеп килү кирәк. «Үз мәктәбеңә яки мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда ул килешү турында беләләр. Уку тәмамланганнан соң шул мәктәпкә кайтып, кимендә биш ел эшләргә кирәк. Килешүне Казан мәктәпләре белән төзергә була. Нигездә, төрле телләрдә укыта торган укытучылар Казанга кирәк», — диде Рамил Мирзаһитов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100