news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда IV Халыкара фәнни-методик онлайн семинар Халыкара туган тел көненә багышланды

Семинарда Казахстан һәм Төркия университетлары галимнәре белән туры элемтә урнаштырылды.

КФУда IV Халыкара фәнни-методик онлайн семинар Халыкара туган тел көненә багышланды
Зилә Мөбәракшина

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” дип исемләнгән IV Халыкара фәнни-методик онлайн семинар узды. Ул Халыкара туган тел көненә багышланды.

Сәламләү сүзе белән КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов чыгыш ясады. Ул әлеге семинарның халыкара туган телләр көненә багышланганын әйтеп үтте, аның төрле иллләрдә яшәүче һәм эшләүче галимнәрне берләштерү, төрки телле халыклар арасында элемтәләрне ныгыту максаты белән үткәрелүенә басым ясады.

Төркиянең Эге университеты профессоры Мостафа Өнәр хәзерге кулланылышта йөргән сүзләрдәге күмәгънәлелек күренеше хакында сөйләде. “Төрки дөнья бик киң. Әлеге семинар - Казан, Уфа, Нур-Солтан һәм Измирны бервакытта бәйли торган чара. Минемчә, бер-беребезнең чыгышларын тыңлап, зур тәҗрибә алырбыз. Күп еллар уку-укыту юнәлешендә тупланган тәҗрибәбез киләчәк буыннарга да китап һәм видеоязма рәвешендә барып җитәр дип ышанам”, - диде профессор.

Онлайн семинарның секция утырышлары Евразия милли университетында һәм Казан федераль университетында дүрт юнәлеш буенча дәвам итте. Анда лингвометодика, тел белеме тармаклары һәм төрки тел белеменең актуаль мәсьәләләре турында чыгышлар булды, фикер алышулар үтте.

Каюм Насыйри исемендәге институт директоры, профессор Әлфия Йосыпова семинар материалларының җыентык буларак басылып чыгачагын әйтте. Каюм Насыйри институты директоры барлык катнашучыларны да Халыкара туган тел көне белән котлады һәм һәркемгә уңышлар теләп калды.

Семинар Казан федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты филология факультетының гамәли казах теле кафедрасы, чит телләр кафедрасы һәм Төркиянең Эге университеты белән берлектә оештырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100