news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда "IT-алгарыш" Бөтенроссия конкурсы башланды

Ачылыш тантанасында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). Бүген Казан федераль университетының актлар залында мәгълүмати технолгияләр өлкәсендә ел саен үткәрелә торган "IT-алгарыш" Бөтенроссия конкурсы тантаналы төстә башланды. 

Конкурста 24 яшькәчә укучылар, студентлар, аспирантлар катнаша ала. Проектлар 6 төп номинациядә бәяләнә: радиоэлектроника, IT-куркынычсызлык, медицина, мәгариф, энергетика һәм иң яхшы мобиль кушымта. Сайлап алуның төп шартлары: конкурста игълан ителгән номинацияләргә туры килү; инновациялелек; проектның фән һәм техника үсешенең заманча дәрәҗәсенә туры килүе, киләчәктә проектны гамәлгә ашыру процессында икътисади күрсәткечләрне исәпләү, эш нәтиҗәләрен алга таба коммерцияләштерү  белән интеллектуаль милеккә әйләндерү мөмкинлеге, продуктны тормышка ашыруның оештыру схемасы булу. Конкурсның приз фонды 1,5 млн. сум тәшкил итә.

Проектны оештыруда «Ростех» дәүләт корпорациясе, «Росэлектроника» холдингы, Россия машина төзүчеләр берлеге,  «Софтлайн» компанияләр төркеме, РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы, Россия яшьләр берлеге, «Кадрлар резервы», Бөтенроссия педагоглар җыены һәм башкалар катнаша. Эшләр 2015 елның март аена кадәр кабул ителә. Төп җиңүчегә үз проектын бер предприятиедә тормышка ашыру мөмкинлеге бирелә.

Бүген  тантанада ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР да «Ростех» дәүләт корпорациясе вәкиллеге җитәкчесе Сергей Загайнов, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев, «Радиоэлектроника» холдингы генераль директоры урынбасары Арсений Брыкин,  предприятие директорлары, университетның проффесор-укытучылар составы, студентлар катнашты.

Рәсми затлар үз чыгышларында бу вакыйганың мөһимлеген ассызыклады, чөнки мәгълүмати технологияләр өлкәсе бик перспективалы, җәмгыять техник яктан белемле эшмәкәр һәм белгечләргә мохтаҗ.       

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100