Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда ислам хокукының актуаль мәсьәләләренә багышланган курслар оештырыла
Ислам күзлегеннән акция, кредит карталары, челтәр маркетингы, ипотека, иминиятләштерү мәсьәләләре каралачак.
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Бүген КФУның Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү ресурс үзәгендә ислам хокукының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган курслар башлана. Ул 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Лекция кысаларында челтәр маркетингы, ислам күзлегеннән акция, облигация, кредит карталары, ипотека, иминиятләштерү, ислам куллану кредиты буларак мурабаха һәм хәләл мәсьәләләре каралачак.
“Мондый курслар әлегә беренче тапкыр уздырыла, – дип хәбәр итте курсларны оештыручы Ренат Мозаферов. – Мөселман өммәтен заман таләп иткән мәсьәләләр кызыксындыра. Әйтик, шул ук кредит карталары, ислам банкингы. Ислам хокукына караган әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә безнең имамнарның вакыты җитми. Сораулар туган очракта алар төгәл җавап бирә алмый. Шунлыктан халык өчен махсус лекцияләр оештырырга булдык. Монда көнүзәк, хәзерге ислам хокукында актуаль булган мәсьәләләр каралачак, җәмгыятьтәге яңалыклар шәригать күзлегеннән бәяләнәчәк. Төп темаларның берсе булып ипотека тора, бик күп мөселман гаиләләрен бу мәсьәлә борчый. Курсларга җәмгыятьтә кызыксындыру уяткан кредит алу-алмау, иминиятләштерү кебек темаларны кертергә тырыштык,” – дип сөйләде Ренат Мозаферов.
Дәресләрне Россия ислам институты мөгаллиме Мөхәммәт Моратов алып барачак.
Ислам хокукы курслары имамнар, мәчет-мәдрәсәләрдә эшләүчеләр, укытучылар, студентлар өчен оештырыла. Лекцияләргә теләге булган һәркем йөри алачак. Курслар эш көннәрендә 18:00-21:00 кадәр үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз