news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда икенче әбиләр чуагы киләчәк дигән ышанычны юкка чыгардылар

КФУда икенче әбиләр чуагы киләчәк дигән ышанычны юкка чыгардылар
Фото: Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Бу көздә Татарстанга тагын аномаль җылы һава торышының килүе астрономик сәбәпләр буенча мөмкин түгел. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Икенче әбиләр чуагы, әлбәттә, булмаячак. Астрономик фактор моңа мөмкинлек бирмәячәк. Көн озынлыгы кимеде. Хәтта антициклональ болытсыз һава торышы урнашкан очракта да температура фоны +15 градус һәм аннан да югарырак күтәрелә алмый», - дип ачыклык кертте галим.

Шул ук вакытта, Әүхәдиев сүзләренчә, октябрьнең беренче декадасында температура фоны нормадан 2,5 градуска югарырак (+10 градус тирәсе) булды. Икенче декада исә климатик нормага (+5,6 градус) якын булырга тиеш, дип өстәде ул.

Явым-төшемнәргә килгәндә, хәзерге яңгырлар (октябрь башыннан бирле Казанда 15 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән, айлык норма 54 миллиметр тәшкил итә) быелгы корылыкны компенсацияләргә мөмкин, диде Тимур Әүхәдиев.

«Быелгы ел үзенчәлекле рекорд куйды: гыйнвардан 10 октябрьгә кадәр явым-төшем күләме нибары 230 миллиметр (ул 385 миллиметр булырга тиеш) тәшкил итте. Мондый аз күләмдә явым-төшем ким дигәндә соңгы 70 елда күзәтелмәгән», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100