news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары турында сөйләшәчәкләр

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында төбәкара конференция оештырылачак.

КФУда Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары турында сөйләшәчәкләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Агымдагы елның 25-26 октябрь көннәрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар проблемалары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә институтның татар әдәбияты кафедрасы хезмәткәре сөйләде.

“Конференциядә берничә юнәлештә эш алып барылу планлаштырыла. Болар - Хәзерге этапта чагыштырма һәм чагыштырылма әдәбият белеме: предмет, категорияләре һәм тикшеренү ысуллары. Идел буе республикаларында мәдәниятләр арасындагы бәйләнешләрнең теоретик проблемалары”, - диде ул.

Шулай ук Россия халыкларының мәдәниятара аралашуында рус әдәбияты роле, хәзерге заман мәдәниятара киңлегендә милли тәңгәллек: Идел буе тәҗрибәсе, Казан федераль университеты һәм Идел буе халыклары мәдәнияте: тарих һәм хәзерге заман мәсьәләләре дә кузгатылачак.

Конференциядә катнашу өчен гариза һәм мәкаләне 25 сентябрьгә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: zamalluiza@mail.ru. Таләпләрне институтның рәсми сайтыннан карарга мөмкин: https://kpfu.ru/philology-culture/mezhregionalnaya-nauchno-prakticheskaya-370289.html

Кафедра хезмәткәре сүзләренчә, конференция татар һәм рус телләрендә барачак. “Идел буе республикаларының жанрлары һәм стильләре, мәктәптә һәм вузда милли әдәбиятларны укытуның актуаль мәсьәләләре, Идел буе халыклары фольклоры сорауларын уртага салып сөйләшәчәкбез”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100