news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда галим Марсель Бакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган «Остаз, галим» кичәсе була

КФУда галим Марсель Бакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган «Остаз, галим» кичәсе була
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали/архив

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе 19 декабрьдә 14.00 сәгатьтә КФУ профессоры, фольклорчы, әдәбият белгече, төрки-татарларның этногенезисын өйрәнүче галим Марсель Бакировның 90 еллык юбилеена багышланган «Остаз, галим» дигән чара үткәрә.

Төп максат: «Педагог һәм остаз» елына йомгак ясап, Марсель Бакировның фәнни эшчәнлеге мисалында, әдәбият белеме, фольклористика кебек фәннәр өлкәсендә зур хезмәтләр калдырган остазларны искә алып, хәзерге студентларда фән белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту», - дип хәбәр итә институтның матбугат хезмәте.

Чара Казан университеты әдәбият кафедрасы тарихына, Марсель Бакировның университет профессоры буларак формалашу елларына, студентлар белән эшчәнлегенә бәйле фотолардан торган «Остаз» дип аталган фотокүргәзмәне ачу белән башланып китәчәк. Чара барышында танылган археолог, филолог-галимнәр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булган иҗатчылар, галимнең шәкертләре, төрле елларда коллегалары булган шәхесләрнең чыгышлары көтелә. Чара дәвамында халкыбызның көйләре, җырлары, мөнәҗәтләре дә яңгыраячак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100