Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда «Фатирник» музыкаль-шигъри бәйгесе узды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында «Фатирник» - музыкаль-шигъри бәйге үткәрелде. «Фатирник»ны проект җитәкчесе, дүртенче курс студенты Артур Фәритов, аның командасы һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәре, проектның остазы Регина Ягудина оештырды.
Конкурста катнашуга гариза бирүчеләрне сайлап алу этабы 12-27 ноябрьдә узды. Сайлап алу ике юнәлештә башкарылды: музыкаль (үзләре иҗат иткән җырларны башкаручылар) һәм шигъри (шигырьләр иҗат итүчеләр). Финалистлар арасыннан барлыгы биш җиңүче билгеләнде. Аларның икесе - музыкаль һәм өчесе - шигъри юнәлештә. Финалистларга чараның үзендә диплом һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
Чараны институтның «Бәйрәм» фольклор, вокал һәм инструменталь ансамбле башлап җибәрде. Алып баручы - Татарстан Республикасының атказанган артисты Илфак Хафизов иде. Ә кунаклар булып автор-башкаручы, алып баручы һәм юморист Рамил Закиров, автор-башкаручы, композитор, блогер, янгын сүндерүче Радик Газизов килде.

Музыкаль юнәлештә җиңеп чыгучыларны Рамил Закиров, шигырь иҗат итүчеләрне - «Әллүки» әдәби түгәрәк җитәкчесе Халисә Ширмән бүләкләде.
Кичә барышында җылы әңгәмә рәвешендә артистлар үз тормышларыннан кызыклы фактлар, иҗат юллары турында сөйләде. Сораулар арасында бәйгедә җиңүчеләр җырларын, шигырьләрен тамашачыга тәкъдим итте. Ә Рамил Закиров «Эх, дәрт бар иде», «Татар яшьләре», Радик Газизов «Ак калфак», «Кил әле син миңа» җырларын башкардылар.
Моннан тыш, чарада «Ачык микрофон» өлеше дә үтте. Тамашачылар арасыннан теләк белдергән һәр кешенең микрофон янына чыгып үз талантын күрсәтү мөмкинлеге бар иде. Монда күп кенә кеше катнашты.
«Фатирник» – минем өчен зур һәм көчле тәҗрибә. Беренче чиратта, оештыручы буларак. Мин нәтиҗәләр белән бик канәгать, барлык ниятләнгәннәрне тормышка ашырып булды. Тамашачыларга да бу чара ошады дип уйлыйм, чөнки мондый форматтагы кичәләр бик сирәк үткәрелә. Фатирник идеясе беренче курста ук туды. Ул вакытта без беренче концертны үз акчабызга уздырдык. Һәм гамәлгә ашыру өчен грантка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыкка килгәч, мин шунда ук «Фатирник»ны яңа дәрәҗәгә чыгарырга омтылып, «Росмолодежь.Гранты» конкурсына гариза җибәрдем. Проектны мин үземнең якыннарым белән бергә оештырдым, алар белән без инде күпне уздык. Мин аларга һәрвакыт таянырга мөмкин икәнен төгәл беләм», - диде Татар-информ хәбәрчесенә Артур Фәритов.
Кичә Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Айдар Ниязов рояльдә башкарган «Туган тел» әсәре белән тәмамланды. Тамашачылар, урыннарыннан торып, аның уйнаганына кушылып җырладылар.
- «Фатирник» югары уку йортларында укып, бүгенге көндә иҗат иткән яшь талантларны берләштерү, аларга аралашу өчен яңа мәйданчык тудыру максатыннан чыгып, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык «Росмолодежь.Гранты» кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз