news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда фәнни-гамәли конференциядә төрки лингвокультурология турында сөйләшәчәкләр

Халыкара туган телләр көненә багышланган конференциядә телләре һәм мәдәниятләр чагыштырып каралачак.

КФУда фәнни-гамәли конференциядә төрки лингвокультурология турында сөйләшәчәкләр
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе быел да Халыкара туган телләр көненә багышланачак. Ул 19 февральдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында беренче тапкыр онлайн-офлайн форматта узачак.

«10-11 сыйныф укучыларын, студентларны һәм аспирантларны төрки лингвокультурология буенча тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итәргә, филология һәм культурология, тарих, социология һ.б. фәннәр арасында элемтә булдыру юлларын эзләүне максат итеп куйдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә конференцияне оештыручылар.

Узган елларда конференция эшендә Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Мәскәү өлкәсе, чит илләрдән, Казахстан, Төркия, Япония, Германия, Үзәк Африканың Чад дәүләтләреннән студентлар һәм магистрантлар катнашкан.

«Катнашучыларның географиясе киң. Читтән катнашучылар өчен конференцияне быел онлайн форматта да үткәреп карыйбыз. Казан мәктәпләреннән, югары уку йортларыннан катнашырга теләүчеләр офлайн чыгыш ясый ала», — диде КФУ доценты, оештыру эшләре өчен җаваплы Раушания Нурмөхәммәтова.

Конференциядә төрки телләр, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән үзара бәйләнеше, Идел буе халыкларының тел һәм мәдәнияте тарихы, телләрне һәм мәдәниятләрне чагыштырып өйрәнү, тел һәм мәдәният үсешенә социаль-сәяси факторларның йогынтысы кебек темалар рус, татар һ.б. төрки телләрдә каралачак.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен 10 февральгә кадәр lingvoturk2019@mail.ru электрон адресына гариза җибәрү сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100