news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда чех телен өйрәтү курслар ачылачак

Чехия һәм Татарстан Республикалары арасында берничә килешү төзелде

  (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 25-26 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Чехиядә булып кайтты. ТР җитәкчкелеге анда Чехиядәге хезмәттәшләре һәм парламент вәкилләре белән очрашты.

ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әлеге очрашуларның нәтиҗәләрен барлады.

Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән Татарстан вәкилләре нефть, нефть химиясе, машина төзү, энергетика, энергетиканы саклау ысуллары, туризм, белем бирү, медицинага кагылган сөйләшүләр алып барды.  Очрашу нәтиҗәсендә, Чехия Республикасына эш визиты кысаларында Брно шәһәрендә Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Документ сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек итүне билгели.

Шулай ук, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Депутатлар Палатасы белән дә очрашты, «Technology Innovation Transfer Chamber» яңа фәнни-тикшеренү үзәген (TITC) ачу тантанасында катнашты, «TOS KURIM» («Тос Куржим») станоклар төзү предприятиесендә булды.

Чехия Республикасы һәм Татарстан медицина өлкәсендә яңа препаратлар уйлап табу һәм җитештерү буенча да сөйләшүләр алып барды. Шуның нәтиҗәсендә, Чехия Татарстанга дистә миллион сум тирәсе инвестиция кертәчәк.  Шулай ук, авыл хуҗалы өлкәсендә кулланылучы машиналарга шиналар җитештерү, вертолет, пилотсыз самолетлар җитештерү өлкәсендә дә хезмәттәшлек итү каралган.

Болардан тыш, фән һәм яңа технологияләрне сәнәгать өлкәсендә куллану буенча да сөйләшүләр булды. Нәтиҗәдә, Казан (Идел буе) федераль университеты базасында чех телен өйрәнү буенча курслар ачылачак. Хәзерге вакытта Чехия Республикасыннан белгечләр китертү һәм методик әсбаплар булдыру хакында сөйләшүләр бара.
“Әлеге планнарны тормышка ашыру буенча “юл картасын” октябрьдә эшләп бетерәчәкбез”, - дип ышандырды Равил Зарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100