Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда бюджет урыннары саны кимегән
Университетта 15 урын кимү сизелерлек түгел дип саныйлар.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университетында быел бюджет урыннары саны кимегән. Бу хакта туры элемтә вакытында Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Олег Бодров хәбәр итте.
Югары уку йорты вәкиле сүзләренчә, быел университет 5330 бюджет урыны бирәчәк, ә узган ел 5345 булган. «Якынча шул кадәр үк. Аерма 15 урын. Бу Казан университеты өчен мөһим түгел, чөнки беренче курска кабул итү планында 15 меңнән артык урын каралган», — дип сөйләде ул.
Шул ук вакытта «Дәвалау эше» юнәлеше буенча максатчан укырга керүчеләр өчен урыннар саны җитмешкә кадәр арткан. Узган ел 63 урын булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз