news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда югары уку йортлары студентлары арасында татар теленнән олимпиада узачак

КФУда югары уку йортлары студентлары арасында татар теленнән олимпиада узачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быел икенче тапкыр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында югары уку йортлары студентлары арасында татар теленнән Республика олимпиадасы оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте.

Җиңүчеләрне 3 номинациядә: гуманитар фәннәр, филология һәм табигый фәннәр юнәлешендә белем алучы студентлар арасында ачыклаячаклар.

«Югары уку йортларында укучы студентлар өчен олимпиада быел икенче тапкыр уздырыла. Әлеге олимпиадада узган елны 8 югары уку йортыннан 300дән артык студент катнашты. Бүгенге көндә 8 уку йортыннан 285 гариза кабул иттек», – дип искәртеп узды Рамил Мирзаһитов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

«Телләр комиссиясе белән берлектә дистәләгән проектларыбыз бар. Без фәнни юнәлештә берничә чара уздырабыз. Шулай ук комиссия ярдәме белән татарча антиплагиат эшләнде, татар телендә язу өчен шрифтлар булдыру белән дә шөгыльләнәбез. Яшьләр белән эшләүгә килгәндә елның беренче яртысында «Милли хәзинә» дигән чара узды. Әлеге бәйге нигездә иҗади яктан сәләтле балаларны барлауга, аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән», – диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

news_right_1
news_right_2
news_bot