news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда бушлай татар теле курслары башлана

Дәресләр башлангыч һәм телне өйрәнүне дәвам итү дәрәҗәләренә бүлеп укытылачак.

КФУда бушлай татар теле курслары башлана
Владимир Васильев/архив

Казанда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында барлык теләүчеләр өчен түләүсез татар теле курслары башлана. Беренче дәрес 4 апрельдә 18.00 сәгатьтә була. Курсларга КФУның Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге филиалларында да старт бирелә.

Дәресләр башлангыч һәм телне өйрәнүне дәвам итү дәрәҗәләренә бүлеп укытыла, ике ай дәвам итә, эш көнендә атнасына өч тапкыр 18.00 сәгатьтән 20.15 сәгатькә кадәр уздырыла, диелә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайтында.

Курсларга язылу өчен шушы сайтта теркәлергә, курсларга укырга керү турындагы гаризаны йөкләп, аны тутырырга, һәм паспорт (фото һәм теркәлү битләре) күчермәсе белән бергә дәрескә алып килергә кирәк. Шулай ук гаризаны Казан халыкара лингвистика үзәгенә (Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт, 227 бүлмә) дә алып килергә мөмкин.

Төркемнәр исемлеге, дәресләр тәртибе, укытучыларның исеме турында мәгълүмат институтының беренче катында белдерүләр тактасында урнаштырылачак. Дәресләргә теләге булган һәркем килә ала. Дәресләргә битлек киеп килү сорала.

  • Татар теле курслары 2011 елдан бирле уздырыла. Курслар Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең матди ярдәме белән оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100