КФУда “Берлин операциясе” викторинасы уздырыла
Викторина Җиңүнең 70 еллыгына багышлана
(Казан, 18 март, “Татар-информ”). 23 март көнне сәгать 15.00дә КФУның Казан университеты тарихы музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Берлин операциясе" викторинасы уздырыла.
Чараны югары уку йортының Патриотик тәрбия үзәге оештыра. Викторина 2 турда үткәрелә: катнашучылар 1нче турда тест биремнәрен үтәячәк, 2 нче турда исә презентация (өй эше) тәкъдим итәчәк. Катнашуга университетның барлык институтлары һәм юрфак студентлары чакырыла, диелә уку йортының матбугат үзәге хәбәрендә.