news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда беренче тапкыр Әмирхан Еникинең “Рәшә” повесте буенча спектакль куелачак

Режиссер һәм сценарий авторы Илфак Хафизов язучының спектакль өчен теле бик уңай булуын әйтте.

КФУда беренче тапкыр Әмирхан Еникинең “Рәшә” повесте буенча спектакль куелачак

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә 14:00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле татар язучысы Әмирхан Еникинең “Рәшә” повесте буенча спектакль куелачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Мизгел” яшьләр театры җитәкчесе Илфак Хафизов хәбәр итте.

  • Спектакльнең режиссеры һәм сценарий авторы – Илфак Хафизов. Спектакльдә Казан федераль университетында белем алучы төрле курстагы студентлар катнаша.

Илфак Хафизов “Рәшә” әсәренең шактый күләмле – 300 битлек булуына басым ясады. “Иң кыены – сценарийга барлык әйберне дә кертә алмау. Миңа үз-үзем белән көрәшергә туры килде. Уйныйсы килгән сәхнәләр бар, әмма, вакытка сыешмау сәбәпле, алар кыскартылды”, - диде ул.

“Сценарийга төп линияне дә алып чыгарга кирәк булды. “Рәшә”дә казыныр әйберләр күп, шуңа күрә дә баштан ук нәрсә куярга кирәклеген билгеләдем. Беренче сорау – теманың актуальлеге. Әмирхан Еники сугыш елларын шулай сурәтләсә дә, ул бүгенге көндә дә актуаль кала бирә”, - дип ачыклык кертте режиссер.

“Мизгел” театры җитәкчесе Рәшидә персонажын хыялый, мәхәббәтле һәм тугры кеше булуын әйтте. “Аның капма-каршысы – Зөфәр, санап, хисап белән генә эш итә, озак уйлап, “дөрес” яшәргә өйрәнгән, аңа ялгышырга ярамый. Бу персонажлар арасындагы мөнәсәбәтне ачасы килде”, - ди ул.

Режиссер Әмирхан Еники телен спектакль өчен бик уңай булуын искәртте. “Миңа аерым диалоглар уйлап чыгарып язарга туры килмәде. Бу яктан Әмирхан ага – даһи. Әсәрдә дә әйтергә теләгән фикерләре бар. Спектакльгә көтеп калам”, - дип сөйләде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100