news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда беренче тапкыр студентлар арасында татар теленнән Республика олимпиадасы узды

КФУда беренче тапкыр студентлар арасында татар теленнән Республика олимпиадасы узды
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә студентлар арасында татар теленнән Республика олимпиадасы оештырылды.

Олимпиада өч төрле категория катнашучылар өчен – филология, гуманитар һәм табигый фәннәр юнәлешендә белем алучы студентлар өчен уздырылды.

Бәйгедә төрле югары уку йортларыннан 300дән артык студент көч сынашты. Катнашучылар арасында – Казан (Идел буе) федераль университеты, Н.Э.Бауман исемендәге Казан ветеренария медицина академиясе, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов студентлар арасында татар теленнән Республика олимпиадасының беренче тапкыр узуын әйтте.

«Студентлар арасында татар теле буенча олимпиада быел беренче тапкыр үтте. Узган елларны студентлар арасында рус теле, чит телләр буенча олимпиада уза иде. Без аларга көнләшеп карый идек, һәм быел, безнең теләкләр исәпкә алынып, татар теле буенча да студентлар арасында олимпиада узды. Бу – 90нчы еллардан бирле эшләп килүче «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы кысаларында бүленеп бирелгән акчаларга үткәрелгән олимпиада», – диде ул.

Югары мәктәпнең деканы Казан федераль университетының 220 еллыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 80 еллыгы бәйрәм ителүен һәм шул уңайдан үткәреләчәк чаралар белән дә таныштырып китте.

«Ноябрь аенда Казан федераль университетының оешуына 220 ел була. Александр I император булган заманда Россиядә Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларыннан соң, Казан император университеты өченче шундый дәрәҗәле югары уку йорты була», – ди ул.

«Шулай ук безнең Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дә 80 еллыгын бәйрәм итә. Авыр сугыш елларында, 1944 елның май аенда, приказга кул куелып, беренче төркем студентлар җыела һәм татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. 80 ел эчендә безнең бүлекне җиде меңгә якын студент тәмамлаган, аларның 70тән артыгы фән докторы, 100дән артык Татарстанның атказанган укытучылары бар һәм бик күп башка өлкәләрдә эшләүчеләр», – дип дәвам итте Рамил Мирзаһитов.

Аның сүзләренчә, киләсе атнаның дүшәмбесеннән институтта татар филологиясе ункөнлеге башланып китә. Иң зур тантана УНИКС концертлар залында 30 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә оештырылачак.

Гуманитар фәннәр юнәлешендә белем алучы студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге:

1 урын – Динә Зарипова (КФУ)

2 урын – Сәимә Шаһиәхмәтова (КФУ)

3 урын – Камилә Зайнуллина (Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты)

Табигый фәннәр юнәлешендә белем алучы студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге:

1 урын – Камила Мөхәммәтдинова (Казан дәүләт медицина университеты)

2 урын – Гөлназ Хисмиева (КФУ)

3 урын – Сөмбел Хәмитова (Казан дәүләт аграр университеты)

Филология юнәлешендә белеме алучы студентлар арасында җиңүчеләр исемлеге:

1 урын – Таңсылу Гыйләҗева ( КФУ)

2 урын – Зилә Габдрахманова (КФУ)

3 урын – Ралинә Хәбирова (КФУ)

  • Студентлар өчен татар теле олимпиадасы студентларның игътибарын татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә, студентларның иҗади сәләтләрен һәм яшьләрнең белем алу потенциалын үстерүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100