news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда беренче президент итеп Рияз Минзариповны билгеләделәр

Бүген КФУда Галимнәр шурасының чираттагы утырышы булды. Биредә университетның беренче президенты сайланды. Хезмәткәрләр һәм студентларның беренчел профсоюз оешмалары белән килештерү буенча, ректоратта баш киңәшче Рияз Минзарипов кандидатурасы тавыш бирүгә куелды.

«Бердәм тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, кандидатура расланды. Рияз Минзарипов Казан университетының беренче президенты булды», – дип хәбәр итте университетның матбугат хезмәте.

Әлеге вазифа мәгариф турында федераль законда каралган. Аны булдыру карарын Галимнәр шурасының узган утырышында ректор кабул иткән. Бу яңалык тупланган фәнни-мәгариф элемтәләрен ныгытырга һәм вузның үсеш программасын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк, дип искәртелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot