news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоцины искә алу кичәсе узачак

29 ноябрь көнне Казан федераль университеты күренекле язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоцига 95 яшь тулу уңаеннан «Халыклар күңеленә үтеп керик!» исемле юбилей кичәсе уздыра. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.

Әлеге кичә 14.00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, актлар залы. Керү ирекле булачак, диелә хәбәрдә.

  • Арпад Галгоци (1928-2022) Аяз Гыйләҗев (1928-2002) белән бергә тоткынлыкта булган, 1990 елларда ГУЛАГ турында өч китап чыгарган шәхес. Аларның танышлыгы нибары 3,5 ай гына дәвам итүгә карамастан, алар дуслашып өлгергән.
  • Арпад Галгоци татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога!» романын венгр теленә тәрҗемә ителүен оештырган, тәрҗемәнең редакторы булган
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100