news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда «Җәлил укулары - 2026» конференциясе ачылды

Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Җәлил укулары – 2026» бөтенроссия фәнни конференциясе башланып китте. Чара герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган.

КФУда «Җәлил укулары - 2026» конференциясе ачылды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Җәлил укуларын» үткәрү традициясе 1960 еллардан бирле гамәлдә. Башта алар Казан университетында оештырылган. Бераз үткәрелми торганнан соң фәнни конференцияләрне Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатиры яңадан уздыра башлаган. Быел чара Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелә.

Конференцияне ачу тантанасы символик вакыйга – Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен күрсәтү белән башланып китте. Татар поэзиясенең символына әйләнгән әлеге кулъязмаларны залга филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин алып чыкты.

Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов билгеләп үткәнчә, «Җәлил укулары» Казан университетында беренче тапкыр гына үткәрелми. Университет белгечләре Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин һәм башкалар Муса Җәлил иҗатын саклап калуга зур өлеш кертә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук институтта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган вакытлыча күргәзмә ачылды. Экспозициядә сирәк фотосурәтләр, авторның китаплары һәм легендар «Ундервудъ» басма машинкасы урын алган.

ТР Милли музее җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, шагыйрьнең мирасын барлау һәм саклау эше 1950 еллардан бирле туктаусыз алып барыла. Бүгенге көндә 1983 елда нигез салынган музей-фатир фондында 1200дән артык экспонат тупланган, һәм бу коллекция даими рәвештә тулыланып тора. Моннан тыш, музей каршында ТР Язучылар берлеге ярдәме белән «Кызыл ромашка» клубы уңышлы эшләп килә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла билгеләп үткәнчә, герой-шагыйрьнең иҗат юлы Оренбургта басылган беренче шигыреннән алып гомеренең азагына кадәр бербөтен. Муса Җәлил һәрвакыт үз идеалларына тугры калган, дип белдерде ул.

«Муса Җәлилнең «Кызыл армия» исемле беренче шигыре аңа 13 яшь булганда Оренбургта бастырылган. Бу – өйрәнчек шигырь, ләкин ул беренче шигырь буларак Муса Җәлилнең алга таба юлын билгеләгән. Соңгы шигырьләрнең берсе – «Җырларым» шигыре. Чагыштырып карасак, аларның никадәр аваздаш булуын күрә алабыз. Җәлилнең гомере, иҗаты менә шушы ике шигырь арасына сыйган да беткән. Ул үзенең идеалларына, хыялларына, максатларына тугры булып, чын шәхес, татар шагыйре булып яшәгән һәм һәлак та була белгән», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук язучы Муса Җәлилнең сугышка кадәрге әдәби мохиттә тоткан урыны һәм аның башка замандашларыннан аерылып торган иҗат стиле турында сөйләде.

«Сугышка кадәр Муса Җәлил иң күренекле шагыйрьләр рәтендә булмаган. Галимҗан Нигъмәти «Биш йолдыз» дигән мәкаләсендә татар поэзиясе, татар әдәбияты күгендәге биш «йолдыз» – Һади Такташ, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Гомәр Толымбай турында яза. Алда санап үткән шагыйрьләр ирекле шигырьләр, футуризм, символизм, имажинизмнар белән җенләнгән, ләкин Муса Җәлил бервакытта да халык авыз иҗатын, традицион шигырьне онытмаган, туры магистраль юлдан барган. «Моабит дәфтәрләре» аны бөек шагыйрьләр рәтенә чыгарды. Татар әдәбиятында гына түгел, гомумән, бөтен Россия әдәбиятында, төрки халыклар әдәбиятында да», – дип йомгаклады ул сүзен.

ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков Җәлил иҗатын өйрәнү эше бүгенге көндә дә дәвам итүенә игътибар итте.

«Муса Җәлил иҗатын өйрәнү эше 1957 елда Гази Кашшафның монографиясеннән башланып киткән. Алдагы елларда фәнни-гамәли конференцияләр узды һәм тикшеренүләр алып барылды. Соңгы елларда әлеге юнәлештәге эш сүлпәнәйде дип әйтә алмыйм, чөнки яңадан-яңа архив материаллары табылып тора. Фәнни эзләнүләр өчен урын һәм бу юнәлештә эшләүче галимнәребез дә бар. Алар арасында – Искәндәр Гыйләҗев, Рамил Исламов, Әлфәт Закирҗанов. Фәнни мәйданга яңа буын тикшеренүчеләр дә килә башлады», – дип сөйләде ул.

Конференция секция утырышлары белән үз эшен дәвам итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot