Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда академик Диләрә Тумашеваның 100 еллыгына багышланган конференция узачак
20 октябрьдә Казан федераль университетында «Тумашева укулары: хәзерге заман тюркологиясе проблемалары һәм перспективалары» халыкара фәнни конференциясе башлана. Чара академик Диләрә Тумашеваның 100 еллыгына багышлана.
Конференциядә Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Төрекмәнстан, шулай ук Россия шәһәрләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Уфа, Якутск һәм башка шәһәрләрдән галимнәр һәм фәнни һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашачак.
Катнашучылар Тумашеваның фәнни һәм педагогик мирасы, чагыштырма-тарихи тюркология, татар теленең диалектологиясе һәм грамматикасы, шулай ук төрки халыкларның әдәбияты һәм мәдәнияте турында фикер алышачаклар. Туган телләрне һәм әдәбиятны укыту методикасына аерым игътибар бирәләр.
Диләрә Тумашева – филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), РФ (1997) һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1977), Ленин ордены кавалеры (1971). «Татар грамматикасы»н булдыруга керткән өлеше өчен ТР Дәүләт премиясенә лаек була (1994).
Конференция КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе финанс ярдәме белән узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз