Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда академик Диләрә Тумашеваның 100 еллыгына багышланган конференция ачылды
Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Тумашева укулары: хәзерге заман тюркологиясе проблемалары һәм перспективалары» халыкара фәнни конференциясенең рәсми ачылышы узды. Чара академик Диләрә Тумашеваның 100 еллыгына багышланган иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты.
Үз чыгышында ул галимәнең эшчәнлеген югары бәяләп, Диләрә Гариф кызының төрки дөнья белән багланышларны үстерүдә зур роль уйнавын ассызыклады.
«Без, яшь буын, Диләрә Гариф кызында белем алган шәкертләрдә укыдык. Шуңа күрә Диләрә Гариф кызы ул безнең остазларның остазы», - дип сөйләде конгресс җитәкчесе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз