news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда ачык ишекләр көнендә заманча шрифт дизайны һәм каллиграфия күргәзмәсе булды

17 декабрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ачык ишекләр көне кысаларында «Заманча шрифт дизайны һәм каллиграфиянең этномәдәни тенденцияләре» дигән чара булды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Чара каллиграфия сәнгате буенча иҗат эшләре күргәзмәсен ачу тантанасы белән башланды. Күргәзмәнең авторлары: рәссам-каллиграф, шамаилләр остасы, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре палатасы әгъзасы, галим-текстолог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш; рәссам-каллиграф, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева; дизайнер, рәссам-каллиграф Роза Хуҗина иде.

Биредә шулай ук рәссам-график, каллиграф, Россия Рәссамнарының сәнгать берлеге әгъзасы, Хәзерге сәнгать өлкәсендә Н.Фешин исемендәге лауреат, онлайн курслар авторы һәм алып баручысы Владислав Баранов; Совет һәм Россия рәссамы, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Халык рәссамы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Попов эшләре дә бар.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Һөнәри юнәлеш бирү үзәге һәм эш урыннары бирә торган оешмалар белән хезмәттәшлек итү үзәге мөдире Светлана Царева институтның яңа юнәлешләрен тәкъдим итте.

Шуларның берсе –  «Нәшрият эше. Мәгълүмати мохит дизайны». Аңа укучыларны 2023 елда җыячаклар. Әлеге юнәлешнең үзенчәлеге –  график дизайн, полиграфия, китап графикасы, шрифтлар һәм нәшрият бизнесы өлкәсендә рус, татар һәм инглиз телләрен белгән югары квалификацияле белгечләр әзерләү.

Биредә берничә мәйданчык эшләде, анда кунаклар каллиграфия сәнгате буенча Казан шәһәренең әйдәп баручы осталары: рәссам-каллиграф Нәзим Исмәгыйлев, Владислав Баранов, Гөлназ Исмәгыйлевадан дәресләр алды, шулай ук «дубовые яблоки» технологиясе белән таныштылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot