Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда Абай Кунанбаевның 180 еллык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл оештырылды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле казах галиме, шагыйрь һәм философ Абай Кунанбаевның 180 еллыгына багышланган «Абай һәм татар дөньясы» түгәрәк өстәле узды.
Чара Казан федераль университеты тарафыннан Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы белән берлектә оештырылды. Очрашуда казах әдәбияты классигының иҗаты һәм тормышы турында галимнәр докладлар тәкъдим итте, фикер алышу оештырылды, шагыйрьнең шигырьләре төрле телләрдә яңгырады.
Чарада катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры профессор Рәдиф Җамалетдинов сәламләде. Ул әлеге түгәрәк өстәлнең төрки дөнья, аеруча татар һәм казах халкы өчен мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.
«Абай Кунанбаевның мәгърифәтчелек фикерләре, фәлсәфәсе, дөньяга карашы татар галимнәре белән аваздаш. Бүгенге түгәрәк өстәл казах – татар фәненең казанышлары өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне хәл итү һәм яңа тикшеренүләр буенча кызыклы фикер алышу мәйданы. Абай идеяләре безнең җәмгыятебезгә, аның иминлегенә юнәлтелгән яңа проектлар һәм инициативалар булдыруга да рухландырыр дип уйлыйбыз», – дип искәртте Рәдиф Җамалетдинов.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте
Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков Абай мирасы казах халкын рухландыру һәм юнәлеш бирүне дәвам итә, милли бердәмлекне ныгытуда төп роль уйный, дип белдерде. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан башкалада узачак чаралар турында сөйләде.
«Аның тәгълиматлары бүген дә актуаль булып кала, яшьләр өчен ориентир булып хезмәт итә. Абай әсәрләре дөньяның 116 теленә тәрҗемә ителгән. Быел Абай Кунанбаевның тууына 180 ел тулачак. Юбилей уңаеннан Казанда шагыйрьгә багышланган чаралар узачак, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә аның әсәрләре басмалары күргәзмәсе оештырылачак, биографик фильм күрсәтеләчәк, шулай ук тантаналы рәвештә Абай һәйкәленә чәчәкләр салачакбыз», – дип искәртте Ерлан Искаков.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте
Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәлам сүзләрен җиткерде.
«Абай Кунанбаев татарларга зур хөрмәт күрсәткән шәхес. Ул истәлекләрендә: «Татарлар – яхшы солдатлар, яхшы укучылар, эшчеләр», – дип яза. Милли татулык турында сөйләгәндә, без казах шагыйре хезмәтләрендә заманчалык һәм шул ук вакытта дөньяга иҗади караш булуын сизәбез. Ул әсәрләрендә милли тәрбия, әхлак һәм хокук мәсьәләләрен күтәрә, әлеге проблемалар бүгенге көндә дә актуаль», - диде ул.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз