Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ юристы Конституция буенча берничә көн дәвамында тавыш бирү легитим булуын әйтте
Евгений Солтанов сүзләренчә, тавыш бирү өчен тартмалар һәм бюллетеньнәр сакланган, сайлау участокларында күзәтүчеләр эшләячәк.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен күп көнлек тавыш бирү сайлау участокларында кеше күп җыелуны һәм коронавирус йоктыру куркынычын киметәчәк. Шул ук вакытта тавыш бирүне болай оештыру легитим. Бу хакта «Минем тавыш» сайлаучыларның беренче онлайн-форумында КФУның юридик кафедрасы мөдире Евгений Солтанов әйтте.
«Күп көнлек тавыш бирү сайлау участокларында күпләп кеше җыелуны һәм коронавирус инфекциясе таралуны шактый киметә. Төп борчылу шунда», — диде юрист.
Шул ук вакытта Солтанов Россия күп көнлек сайлаулар уздыра торган беренче генә ил түгел, диде. Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирү өчен барлык тартмалар һәм бюллетеньнәр сакланачак.
«Сайлау участокларында күзәтүчеләр һәм башка төр контроль булачак. Барлык процедуралар да тикшерелгән һәм алдау турында конспирологик теорияләрен әзерләүнең мәгънәсен күрмим», — диде эксперт.
«Чит илдәге күп көнлек тавыш бирү тәҗрибәсенә караганда, аларда бернинди дә мәшәкать булмавын күренә. Мәсәлән, Бразилиядә электрон тавыш бирү бар», — иде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз