news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ янындагы скверда Конфуцийга һәйкәл куйдылар

КФУ янындагы скверда Конфуцийга һәйкәл куйдылар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

КФУның 220 еллыгына багышланган скверда, Лобачевский исемендәге китапханә янында беренче Кытай фәлсәфәчесе Конфуцийга һәйкәл барлыкка килде. Фигура таштан эшләнгән. Постаментны да исәпкә алганда, аның биеклеге 2,5 метр тәшкил итә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Фәлсәфәче милли кием кигән, кулларын күкрәк турына күтәреп берсе өстенә берсен куйган, ә карашы китапханәгә төбәлгән. Һәйкәлне кичә көндез урнаштырдылар, аны рәсми рәвештә ачу датасы әлегә билгеле түгел. Хәзерге вакытта сынны яңгыр һәм җилдән каплап куйганнар.

Исегезгә төшерик, Кытай Халык Республикасының кытай телен тарату буенча халыкара советы җитәкчелеге ярдәме белән 2007 елның 24 апрелендә Кытайның Россия Федерациясендәге илчелегендә КФУ базасында Конфуций институтын ачу турында килешү имзаланды. Аның төп максаты – Кытай белән Россия арасында мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгыту.

Кытай Халык Республикасы КФУга университетның 215 еллык юбилее уңаеннан Конфуций һәйкәлен бүләк иткән иде инде. Монумент 2020 елда ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot