Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ янәдән мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны укыту өчен грантлар алачак
Казан федераль университеты 2026 елда янәдән ике республика гранты алачак. Алар математика, табигый фәннәр һәм технологияләрне тирәнтен өйрәтүче мәктәп программаларын, шулай ук аутизм белән авыручы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Документта югары уку йортына биреләчәк суммалар күрсәтелмәгән. Узган елда КФУ әлеге ике грант буенча 282,7 миллион сумнан артык акча алган иде. Математика, табигый фәннәр һәм технологияләр профильләренә караган фәннәрне тирәнтен өйрәтүче башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына ярдәм итү өчен узган елда 251 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.
Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирү, адаптацияләнгән мәктәпкәчә белем бирү программалары һәм аутистик спектры бозылган мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү өчен махсус программалар буенча белем бирү белән шөгыльләнүче бүлекчәсе булган югары уку йортына ярдәм итү өчен 31,7 миллион сумнан артык акча юнәлтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз