news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ вәкилләре Бакуда фәнни-белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән

КФУ вәкилләре Бакуда фәнни-белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән
Фото: КФУ доценты Ләйсән Шаяхмәтова

20 - 24 ноябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты вәкилләре институт директоры Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендә Азәрбайҗан Республикасының Баку шәһәренә сәфәр кылды.

«Сәфәр программасы кысаларында очрашулар вакытында чагыштырма өйрәнү өлкәсендә тикшеренүләр оештыру, шулай ук рус, татар һәм азәрбайҗан телләрен, мәдәниятләрен үсендерү, фәнни-белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелде. КФУның Азәрбайҗан Республикасы югары уку йортлары белән уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыру проектлары тикшерелде», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га институтның матбугат хезмәте.

Очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм министрлык вәкилләре дә катнашкан. Казан кунаклары Азәрбайҗан Республикасы фән һәм мәгариф министры Эмин Амруллаев, Азәрбайҗан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты Иса Габиббейли белән очрашкан.

Шулай ук, алар Баку дәүләт университеты, Азәрбайҗан дәүләт педагогия университеты, Бакуның чит телләр университеты, славян университетында ректорлар белән очрашканнар, Азәрбайҗан Республикасы Дәүләт имтихан үзәгендә булганнар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot