news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ Үзбәкстан мәктәпләрендә укучылар өчен белем бирү проекты оештыра

Казан федераль университеты Үзбәкстан мәктәпләрендә укучылар өчен белем бирү проекты оештыра. Укыту рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә белем алучылар өчен цифрлы продуктлар әзерләү буенча ярышлар 100гә якын катнашучыны берләштерәчәк.

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты Үзбәкстан Республикасы мәктәпләрендә укучылар өчен белем бирү хакатоны үткәрүгә Берләшкән дәүләтләр бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы грантын отты.

Хакатонда катнашучылар тьюторлар җитәкчелегендә берничә цифрлы продукт (веб-сайт, телеграм-бот, компьютер уены яки интерактив курс) әзерләячәк, алар өлкән сыйныф укучылары һәм абитуриентларга булачак һөнәр сайлаганда ярдәм итәр дип көтелә. Остазлар ролендә КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты укытучылары чыгыш ясаячак. Бу – КФУның әйдәп баручы һәм иң зур институтларыннан берсе, анда 4500дән артык студент белем ала, аларның 1500дән артыгы – ерак һәм якын чит ил гражданнары.

«Вектор 4.0» белем бирү хакатоны – талантлы мәктәп укучылары арасында хезмәттәшлек, дуслык һәм иҗатның яңа форматларын булдыру, илләребез арасында дустанә, мәдәниятара элемтәләрне ныгыту һәм үстерүгә юнәлдерелгән проект. Проектның беренче, читтән торып үткәрелә торган этабы кысаларында катнашучы командалар теркәлү уза һәм сайлап алына. Гаризалар кабул итү башланды инде, ул 1 октябрьдә төгәлләнәчәк. Хакатонда катнашырга теләүчеләр бер шәһәрдән биш катнашучыдан торган команда җыярга тиеш. Гаризаларны караганнан соң без икенче, көндезге этапта (ул 9-13 ноябрьдә Ташкентта узачак) катнашу өчен Үзбәкстанның төрле шәһәрләреннән 20 команданы чакырачакбыз. Башка шәһәрләрдән килгән командаларның юл, яшәү һәм туклану чыгымнары грант акчалары хисабына капланачак», - ди КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә - үзбәк телен һәм мәдәниятен, шулай ук Үзбәкстан Республикасында рус, татар телләре һәм мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла инде. Рус телен укыту өлкәсендә уртак белем бирү программалары уңышлы тормышка ашырыла. Ике республиканың студентлары Татарстан һәм Үзбәкстанның әйдәп баручы югары уку йортлары базасында оештырылган Халыкара җәйге мәктәпләрдә актив катнаша.

«Хакатонның бер бурычы – Үзбәкстанда Россия фәнен һәм мәгарифен популярлаштыру. Безнең инициатива рус телен һәм мәдәниятен чит илдә танытырга гына түгел, ә илләребез арасындагы элемтәләрне ныгыту, мәгариф һәм фән өлкәсендә алга таба уртак проектлар әзерләү өчен ныклы нигез формалаштырырга да мөмкинлек бирер дип саныйм», - ди Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтының халыкара эшчәнлек һәм үсеш буенча директор урынбасары Эльзара Гафиятова.

Хакатонны Ташкент шәһәрендә үткәрү фән һәм мәгариф өлкәсендә Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүдә чираттагы мөһим адым булыр, шулай ук Россия Федерациясендә Фән һәм технологияләр унъеллыгында карьера траекторияләрен сайлау өлкәсендә Үзбәкстанның талантлы яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр ачыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100