news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ урта һөнәри белем бирү студентлары өчен татар теленнән олимпиада оештыра

КФУ урта һөнәри белем бирү студентлары өчен татар теленнән олимпиада оештыра
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Быел беренче тапкыр Казан федераль университеты тарафыннан урта һөнәри белем бирү студентлары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үткәрелә. Ул 2-16 октябрьдә (читтән торып катнашу туры) һәм 13-14 ноябрьдә узачак.

Олимпиада Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла.

Фото: © «Татар-информ», архив

Олимпиаданың төп бурычлары булып татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, Татарстан Республикасының алдынгы белем бирү учреждениеләрен ачыклау, Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручылар белән хезмәттәшлек һәм институтка абитуриентлар җәлеп итү тора.

Олимпиада түбәндәге категориядә катнашучылар өчен ике турда уздырыла: – татар теле Туган тел булган студентлар; Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүче студентлар.

Конкурста I, II һәм III урынны алучыларга 50 мең сум, 40 мең сум, 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. Шулай ук 20 мең күләмендә махсус бүләкләр каралган.

Олимпиадага әлеге сылтама аша теркәлергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot