news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ: Тулай торакны ремонтлауга пандемия комачаулады

Бутлеров урамындагы тулай торак бинасы коридорларын киләсе елның язына яңартырга планлаштыралар.

КФУ: Тулай торакны ремонтлауга пандемия комачаулады

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Элегрәк социаль челтәрләргә куелган һәм кулланучыларда канәгатьсезлек уяткан тулай торакның фотосурәтләре КФУның Бутлеров ур., 6 адресы буенча урнашкан студентлар шәһәрчегендә ясалган булган. Бина шундый хәлдә, чөнки җәй көне анда чит ил студентлары яшәгән һәм ремонт ясау мөмкинлеге булмаган. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәтендә аңлаттылар.

«Әлеге тулай торак коридорларында ремонт эшләре 2020 елның июль-август айларында, җәйге каникул чорында планлаштырылган иде. Әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында якын һәм ерак чит илләрдән 4000нән артык чит ил студенты Россиядән китә алмады. Шул ук сәбәпле, әлеге тулай торакта 400гә якын чит ил студенты яшәде. Шунлыктан ремонт эшләрен башкару вакытын 2020-2021 елның көз-язына күчерү турында карар кабул ителде», — диелә хәбәрдә.

Бинаны 2015 елдан бирле ремонтлыйлар. Анда инде тәрәзәләр, яктырту җиһазлары алмаштырылган,санузеллар, кухня яңартылган. Соңгы елда 4нче каттан 9нчы катка кадәр уң һәм сул як тамбурлар ремонтланган, кухняларда, душ һәм санузелларда салкын һәм кайнар су белән тәэмин итүнең магистраль торбаүткәргечләре тулысынча алмаштырылган, түбәгә агымдагы ремонт ясалган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100