Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ туган көнен дүрт көнлек фәнни-мәдәни программа белән билгеләп үтә
Казан университетына нигез салынуга 2016 елда 212 ел тула.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ») 16-19 ноябрьдә Казан федераль университеты туган көненә багышланган чаралар узачак, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.
Казан университетына нигез салынуга 2016 елда 212 ел тула.
Шушы көннәрдә университетның туган көненә һәм Халыкара студентлар көненә багышлап, төрле тематик утырышлар һәм мәдәни чаралар планлаштырыла. Бәйрәм чаралары студентларның иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре Координация советы утырышы белән башланып китәчәк. Тупланган тәҗрибәләре белән Россия югары уку йортлары студентларының үзидарә органнары "түгәрәк өстәл"дә уртаклашачак. Бәйрәм чаралары кысаларында шулай ук “Россия яшьләре өчен грант программалары” мастер-класслары, Казан һәм Татарстан яшьләренең иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз