news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ Толстой исемендәге халыкара премия булдыруны тәкъдим итә - Илшат Гафуров

Илшат Гафуров 2018 елның Лев Толстой елы буларак игълан ителгәнен әйтте.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 ел, Казан федераль университетының Гыйльми советы карары белән, Лев Толстой елы буларак игълан ителгән. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә университетның Попечительләр советы утырышында ректор Илшат Гафуров белдерде.

“Дөньякүләм җәмәгатьчелек аңында Лев Толстой исемен һәм Татарстан Республикасы брендын тоташтыру мөһим дип саныйбыз. Бу тулаем дөньяда республика һәм Россиянең рухи йогынтысын ныгытуга, шулай ук Казан федераль университетының халыкара абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк”, – дип белдерде ректор.

Илшат Гафуров әйтүенчә, Толстой елы кысаларында, Лев Толстой исемендәге халыкара премияне гамәлгә кую иң киң социаль-мәдәни чара була алыр иде.

“Ул безнең республика башкаласын дөнья әдәбиятының эре үзәгенә әверелдерә алыр иде”, – дип саный ул.

Премия әдәбият үсешенә зур өлеш керткән өчен рус телле язучыга һәм әдәбият белеме фәне үсешенә өлеш керткән өчен галим-әдәбият белгеченә биреләчәк. Ул ике елга бер тапкыр, 17 нче ноябрьдә Казан университетына нигез салынуны бәйрәм итү кысаларында тапшырылыр дип фаразлана. Премия күләме 35 мең доллар күләмендә булачак. Жюри әгъзалары Россия Президенты киңәшчесе Владимир Толстой рәислегендә Россия һәм чит илләрнең абруйлы галимнәре һәм мәдәният эшлеклеләре булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100