Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ территориясендә император Александр I бюсты барлыкка киләчәк
КФУ территориясендә Казан университетына нигез салучы император Александр I бюсты барлыкка киләчәк. Шул хактагы проект тарихи-мәдәни экспертиза узган, диелә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында.
Документларда әйтелгәнчә, бронзадан коелган скульптура ансамбльнең төп корпусы үзәге буенча сквер уртасында декоратив куаклар, яфраклы һәм ылыслы агачлар арасында урнашачак. Объект, ак һәм кара мәрмәрдән ясалган подиумлы стела рәвешендәге постаментта урнашып, әйләнә-тирә киңлектә калкып торачак.
Стеланы үзәк буенча Александр I вензеле белән дәфнә һәм имән ботакларыннан үрелгән такыя – күкрәк билгесе рәвешендәге әвәләп ясалган рәсем бизи. Ул 1877 елның декабрендә расланган һәм император патшалык иткән вакытта барлык хезмәт итүчеләргә тапшырылган.
Урында чәчәкләр утыртырга, уңдырышлы туфрак җәяргә һәм газон ясарга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз