news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ студенты: Соңгы 10 елда татар яшьләре сөйләмендә сленг лексикасын куллану артты

Зәйнәп Шаһвәлиева үзенең фәнни хезмәтендә 80 респондент сөйләменнән 400дән артык диалог тикшергән.

КФУ студенты: Соңгы 10 елда татар яшьләре сөйләмендә сленг лексикасын куллану артты
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар теле белән бәйле яңа проблемалар өйрәнелә. Әлеге мәктәп студенты Зәйнәп Шаһвәлиева «Хәзерге татар сөйләм теленең лингвистик үзенчәлекләре» темасына чыгарылыш квалификация эше язган. Ул татар яшьләренең сленг лексикасын куллану арткан дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

 «Продуктивлыгы буенча, башка телләрдәге кебек үк, беренче урынга чит тел алынмалары чыга. Күбесенчә инглиз теленнән һәм рус теленнән кергән алынмалар бар, алар арасында татар сүзләре дә аз түгел. Мәсәлән, мондый мисал: „Минем комп юк, телефоннан скрин ярамыймы икән аңа, ради информа только не хочу инет тратить“ һ.б. бик күп үрнәкләр бар. Бу — хәзерге чынбарлык», — диде студент.

Зәйнәп Шаһвәлиева фикеренчә, татар яшьләренең сөйләме бозылу соңгы елларда милли балалар бакчалары, мәктәпләр саны азаюга бәйле. «Хәзерге татар сөйләм теле бик уалучан һәм теләсә нинди йогынтыга тиз бирешә. Моны глобализациягә, телләрнең кыскаруы, экономия принцибы эшләвенә бәйләп карап була. Тик әлеге фәнни эш нәтиҗәсе күрсәткәнчә, һәр туа барган буын телгә күбрәк үзгәреш кертә», — ди ул.

Моннан тыш, татар филологиясе студентлары татар теленә бәйле бихисап хезмәтләрен язып, яклап чыккан. «Татар телендәге алынма сүзләрдә орфографик вариантлылык», «Татар сөйләм теленең лингвистик һәм фонетик үзенчәлекләре», Татар һәм төрек телләрендә сөйләм агрессиясен белдерүнең лексик-семантик һәм стилистик чаралары», «Бүгенге көн татар яшьләренең рухи-әхлакый кыйммәтләре» һ.б. темалар бар.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире, профессор Илшат Нәсипов яклауның югары дәрәҗәдә булуын әйтте. «Студентлар барысы да әзерлекле иде. Киләчәктә дипломнарыгыз матди яктан да, рухи яктан да бай булырга ярдәм итсен. Без студентларны туган телебезне саклауда хезмәт итүдә өметләнеп калабыз», — диде ул.

Профессор Әлфия Йосыпова студентларның чыгарылыш квалификация эшләрен өйрәнелмәгән темаларга багышлаганнарын әйтте. «Әлеге хезмәтләрдә филология, тәрҗемә һәм чит телләрне өйрәнү мәсьәләләре чагылды. Күбесе укуын магистратурада дәвам итәр дип өметләнәм. Барыбыз да туган телебезне, мәдәниятебезне саклау, яшь буынга җиткерү юлында бергәләшеп эшләсәк иде дигән теләктә калам», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100