news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ студенты Ризәлә Гыйләҗева «Ана теле-2023» XV Бөтенроссия бәйгесендә Гран-при алды

КФУ студенты Ризәлә Гыйләҗева «Ана теле-2023» XV Бөтенроссия бәйгесендә Гран-при алды
Ризәлә Гыйләҗева

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Ризәлә Гыйләҗева Уфа шәһәрендә үткән Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында «Ана теле — 2023» XV Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә Гран-прига лаек булган.

«Татар мохите - ул минем кыйблам. «Ана теле» бәйгесендә катнашу, башкалар белән үз укыту алымнарым белән бүлешү, укытучы һөнәре турында яңа белемнәр туплау, яңа күнекмәләр булдыру - бурыч эшем иде. Бәйгедә беренче катнашуым. Әмма бар күңелне биреп, күп көч куеп башкарган хезмәт ахырда иң югары нәтиҗәләргә китерде. Бәйге катнашучының иҗади сәләтен һәм бары бер дәрес бирүен генә бәяләми», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, бәйгедә яшь укытучының төрле методик алымнар белән эш итә белүе, укучылар белән мөгамәләсе, уку материалын аңлата, балаларга җиткерә белү осталыгы, заманча технологияләрне куллануы, дәрестә үз-үзенең тотышы һ.б. күнекмәләр тикшерелгән.

«Теләк, хезмәт, өмет. Шушы өч төшенчә - минем һәр җиңүемнең «сере». Шөкер, мөмкинлекләр бик күп. Башлаган эшкә күңел биреп, аңа зур өметләр баглап, хәерле ахырына ышанып, күп көч, хезмәт куеп башкарырга гына кала», - диде Гран-при иясе.

Бәйге өч этаптан торган. Беренче этапта видеоязмада һәр катнашучы турында тулы мәгълүмат бирелгән. Икенче этап – иҗади номер. «Монда конкурсант үзенең иң яхшы сәләтен күрсәтергә тиеш иде. Әлеге этапның төп максаты - катнашучыларның кабилиятен ачыклау. Өченче этапта студентлар алдында Zoom платформасында 40 минутлык татар теле яисә татар әдәбияты дәресен үткәрү бурычы торды», - дип аңлатты ул.

Ризәлә Гыйләҗева җиңү турында университетның сайтыннан белгән. «Шатлыгым күңелемә сыймады! Шунда ук гаиләмә, укытучыларыма, төркемдәшләремә, фәнни җитәкчем, филология фәннәре кандидаты, доцент Дамир Хөснетдиновка хәбәр иттем. Әлеге бәйгедә катнашырга этәргеч бирүчем дә, бәйге дәвамында киңәшләре белән ярдәм итүчем дә нәкъ менә татар теле методикасы укытучым Дамир абый иде. Олы рәхмәтем», - диде ул.

«Укытучы һөнәренә мәхәббәтне тагын да тирәнрәк сеңдерүче Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының барлык мөгаллимнәре алдында баш иям һәм рәхмәтемне җиткерәмен. Җиңүемне уртаклашкан, киләчәктә дә зур уңышлар теләп язган һәр танышыма, остазыма рәхмәт әйтәм. «Син моңа лаек»,»синең тырышлыгың», «үз хезмәтең», «син булдырасың!» - дигән канатландыргыч котлау сүзләрен ишетү нинди бәхет икән ул», - диде җиңүче.

  • Бәйгенең барлык этапларын югары квалификацияле жюри, университет укытучылары, мәгариф оешмалары мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләре бәяләгән. Бәйгенең төп максаты – балаларга белем бирү, аларны татар теле һәм әдәбияты белән кызыксындыру.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100