Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ студенты Илзирә Галимбикова Россиянең илкүләм «Ел студенты - 2022» бәйгесендә җиңде
«Якыннарыма чиксез рәхмәтлемен. Аларның ышанычы, терәк-таяныч булуы мине һәрвакыт канатландырып торды», - диде җиңүче.
Югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Ел студенты - 2022» Россия илкүләм премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Финалда илебезнең 70 төбәгеннән 1000 студент катнашты. КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Илзирә Галимбикова «Ел старостасы» номинациясендә җиңде.
Бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Манеж үзәк күргәзмә залында узган. Илзирә Галимбикова әлеге җиңүен әнисенә багышлавын әйтте. Аңа диплом, «Ел студенты - 2022» сыны, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырганнар.
«Бу минем генә түгел, командабызның җиңүе. Минем бик көчле командам, теләктәшлек белдерүчеләрем булды. Аларның ярдәме белән сәхнәдә басып тордым һәм җиңүгә ирештем. Барлык якыннарыма чиксез рәхмәтлемен. Алардан башка мондый үрләрне яулап булмас иде. Аларның ышанычы, терәк-таяныч булуы мине һәрвакыт канатландырып торды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Бәйгенең беренче этабы – читтән торып, икенчесе – Мәскәүдә уздырылган, финалда биш меңнән артык студент катнашкан. «Бәйге биш өлештән торды: үзең турында презентация, мәдәният буенча тест, компетенцияләрне бәяләү, фикерләү буенча тест, кейс чишү. Шушы биремнәрне үтәгәннән соң, баллар куелды һәм һәр номинациядән бер җиңүче, ике лауреат билгеләнде. Минем номинациядә 25 республикадан 25 староста катнашты», - диде җиңүче.
«Беренче курсларда үземне үстереп, кечкенә адымнар белән үсеш ясап, бәйгеләрдә җиңгән булсам, бүгенге җиңү үземнән бигрәк, республикам һәм университетым, институтым өчен горурлык. Минем өчен бу җиңү зур дәрәҗә, бик куанычлы, шатлыклы вакыйга. Әлегә әйтеп-аңлатып булмаслык хисләр кичерәм. Тантана туры эфирда барды, иң беренче котлап шалтыраткан кешеләрем – әнием һәм яраткан командам иде. Минем җиңүемдә аларның өлеше бик зур», - диде ул.
Узган ел Илзирә Галимбикова Республикакүләм «Ел студенты» бәйгесендә проект тәкъдим итеп, җиңү яулаган иде. Шуңа күрә дә җитәкчесе – КФУның татар тел белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов быел Россия күләмендәге бәйгедә катнашырга киңәш иткән.
«Киләчәк тормышыгызда барыгызга да уңышлар телим, ләкин иң мөһиме - үз талантыңны күрсәтергә кыюлык табу. Яңа биеклекләргә ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга кирәк», - дип котлады җиңүчеләрне Россиянең Яшьләр берлеге рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Павел Красноруцкий.
Премиянең төп максаты - фән, иҗат, спорт, журналистика, яшьләр сәясәте, студентлар лидерлыгы, иҗтимагый эшчәнлек һәм волонтерлык өлкәсендә аерым казанышларга ия булган белем бирү оешмаларындагы укучыларга ярдәм итү.
Быел «Ел студенты-2022» Россия илкүләм премиясендә югары уку йортлары арасында 13 номинациядә җиңүчеләрне билгеләгәннәр: «Елның волонтерлыгы берләшмәсе», «Елның чит ил студенты», «Ел интеллекты», «Ел киберспорт клубы», «Ел патриотлары берләшмәсе», «Укучылар советы рәисе», «Ел спортчысы», «Ел старостасы», «Елның Студентлар фәнни җәмгыяте», «Елның иҗади шәхесе», «Елның юридик берләшмәсе».
- Премияне оештыручылар - Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы, Россиянең Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Россия - мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автономия оешмасы һәм «Россия Яшьләр берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы.
- Премия 2018 елдан ике мөстәкыйль чара форматында гамәлгә ашырыла: һөнәри белем бирү оешмаларының «Ел студенты» Россия илкүләм премиясе һәм югары белем бирүче мәгариф оешмаларының «Ел студенты» Россия илкүләм премиясе. Оештыручылар әйтүенчә, ел саен проект чараларында 15 меңнән артык профессиональ белем бирү оешмасы һәм Россиянең югары белем бирүче мәгариф оешмалары катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз