news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ студенты “Ана теле” бәйгесендә җиңде

КФУ студенты Лариса Долгова Уфада узган Россиякүләм “Ана теле” бәйгесендә җиңде.

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). КФУ студенты Лариса Долгова Россиякүләм “Ана теле” бәйгесендә җиңде. Бу турыда югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Уфада төгәлләнде. Һөнәри осталыкта Башкортстан дәүләт университеты, М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты, Казан федераль университеты, КФУның Алабуга институты студентлары ярышты.

Лариса Долгова КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара мөнәсәбәтләр институтында Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең дүртенче курсында укый. 

news_right_1
news_right_2
news_bot