news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ студентларының семестры кыскартыла

Бу хактагы карар вузның Гыйльми советы утырышында кабул ителгән

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Казанда Спортның су төрләре буенча ДЧ үткәрелү сәбәпле, КФУ студентларының семестры кыскартыла. Бу хактагы карар вузның Гыйльми советы утырышында кабул ителгән.
24 июльдән 9 августка кадәр Казан янә спорт башкаласы була: республика башкаласында Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты уздырыла. Спортчылар Универсиада авылында яшәячәк, анда ай дәвамында ремонт эшләре үткәрелә һәм территория төзекләндереләчәк. Шул сәбәпле, Казан федераль университеты Гыйльми советы вузда икенче семестрны кыскарта. КФУ да дәресләр уку процессы графигында расланганнан 2-2,5 атнага иртәрәк тәмамланачак.

КФУ Гыйльми советының академия комиссия рәисе урынбасары Валерий Летяев сүзләренә караганда, чыгарылыш курсларында укымаучылар җәйге сессияләрен 15 июньгә кадәр тәмамларга тиеш. Ә чыгарылыш курслар өчен уку процессы үзгәрешсез калачак. Алар традицион режимда 29-30 июньдә укуларын тәмамлый.

Уку семестры кыскартылу сәбәпле, өстәмә дәресләр узачак. Бу мәсьәләне институтлар һәм факультетлар җитәкчеләре мөстәкыйль рәвештә хәл итәчәк. Шулай ук практика үткәрү срокларына да үзгәрешләр кертеләчәк.
Универсиада авылында яшәүче студентлар 20 июньгә торакларны бушатырга тиеш. Кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Сергей Ионенко сүзләренә караганда, кабул итү кампаниясе сроклары үзгәрми, дип хәбәр итә вузның матбугат үзәге.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot