Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУ студентларына үз-үзеңне изоляцияләү вакытында бушка азык-төлек таратканнар
Студентлар шул уңайдан рәхмәт йөзеннән «Рәхмәт, КФУ» флешмобын оештырган.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тулай торакларда калган Казан федераль университеты студентларына бушлай азык-төлек һәм хуҗалык буенча кирәк-яраклар таратылган. Бу хакта Универсиада авылының инстаграмдагы аккаунтында хәбәр ителә.
«20 апрельдә Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров инициативасы белән Универсиада авылында үз-үзеңне изоляцияләү чорында тулай торакларда калган студентларга бушлай азык-төлек һәм хуҗалык буенча кирәк-яраклар таратылды. Студентлар фикеренчә, университет һәм ректор тарафыннан күрсәтелгән әлеге ярдәм бик кирәкле», — дип хәбәр ителә.
Универсиада авылы тулай торакларында яшәүче КФУ студентлары бүлмәләрендә утлар кабызып, «КФУны яратам» дип, ә Пушкин урамындагы тулай торакта яшәүче студентлар «Рәхмәт» сүзен китереп чыгарган.
«Чит шәһәрдән килгән студентлар һәм чит ил студентларына азык-төлек җыелмалары белән ярдәм итүдән тыш, элегрәк университет тарафыннан КФУ тулай торакларында яшәүче барлык студентлар өчен (2020 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр) коммуналь хезмәтләр өчен түләү гамәлдән чыгарылган иде», — диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз