news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ студентларына гриппка каршы прививка ясаткан өчен өстәмә баллар вәгъдә иттеләр

Баллар студент ирешкән казанышлар рейтингына йогынты ясый.

КФУ студентларына гриппка каршы прививка ясаткан өчен өстәмә баллар вәгъдә иттеләр

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты студентлар советы югары уку йортында белем алучыларга гриппка каршы прививка ясаткан өчен өстәмә баллар вәгъдә итте. Бу мәгълүмат башта социаль челтәрләрдә чыкты, соңыннан аны университетның матбугат хезмәтендә дә расладылар.

«Студентлар активы баллар исәпләү ярдәмендә вакцинацияне стимуллаштырырга карар кылды. Әлеге баллар, үз чиратында, студентлар ирешкән казанышларның гомуми рейтингына йогынты ясый», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

КФУда вакцинацияне Университет клиникасы табибларының күчмә бригадасы үткәрәчәк. Шулай ук 18 яшькә җиткән студентлар гриппка каршы прививканы график нигезендә 21нче шәһәр (студентлар) поликлиникасында яки Университет клиникасында да ясата ала. Башка шәһәрләрдән килгән студентларга исә тулай торакта шундый мөмкинлек тудырыла.

Вакцинация университетта белем алучының шәхси теләге буенча ирекле нигездә үткәрелә, дип искәрттеләр югары уку йортының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100