news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ студентлары «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды

КФУ студентлары «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды
Фото: «Время быть патриотом» студентлар проекты

3 сентябрь – Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу уңайдан, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары «Тормыш тамчысы» бөтенроссия акциясендә катнашты. Чара 2004 елдагы Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланды, дип хәбәр итте институтның «Время быть патриотом» студентлар проекты.

Студентлар өч көн дәвамында – 1 сентябрьдән 3 сентябрьгә кадәр – террорчылар басып алган мәктәптә сусызлыктан тилмергән тоткыннарны искә алган. Егетләр һәм кызлар, учларына су салып, институт бинасы янындагы үсемлекләргә су сипкән. Бу гамәл коткару тамчысын көтеп җиткерә алмаганнарны искә алу символы булган.

Беслан мәктәбендәге фаҗига 334 кешенең гомерен өзде, аларның 186сы — балалар.

Җимерелгән мәктәп урынында «Фәрештәләр шәһәре» мемориаль комплексы булдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot